Балалар бакчалары яңа федераль программа буенча эшләячәк

2023 елның 30 июне, җомга

2023 елның 31 августыннан да соңга калмыйча, барлык балалар бакчаларына мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы нигезендә төзелгән белем бирү программаларын эшләргә һәм расларга кирәк. Әлеге яңалыклар белән бәйле рәвештә, 2023 елның 27 июнендә “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесенең психология һәм мәгариф институты базасында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “Белем бирү практикасында мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын кертү һәм гамәлгә ашыру” темасы буенча методик семинар узды.  Анда мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы ике йөздән артык белгеч һәм методист, республикабызның мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International