Барлык фәннәр буенча да федераль төп белем бирү программалары уку елы башында кертеләчәк

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Барлык мәктәп предметлары буенча федераль төп белем бирү программалары (ФООП) 2023 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Чечен Республикасында уза торган мәгариф системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.  Бердәм программалар барлык мәктәпләрдә дә 1-11 сыйныф укучылары өчен 2023 елның 1 сентябреннән кертелә. Регионнарга тиешле методик тәкъдимнәр җибәрелгән.

Мәгариф оешмалары укытучылары һәм идарәчеләре  өчен онлайн-сервислар эшләнде: уку планнарының конструкторы һәм эш программалары конструкторы. Мәгариф министрлыгы башлыгы сүзләренчә, үзгәрешләр мәктәп дәреслекләрен эшләү алымнарына да кагылган. Бердәм дәүләт дәреслекләре барлык фәннәр буенча да эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International