Мәктәп сүзе каян килгән?

2023 елның 30 июне, җомга

 Ә сез «мәктәп», «укытучы», «парта» һәм башка шундый гади сүзләр безгә каян килде икән дип уйлаганыгыз бармы?

Мәктәп белән бәйле әлеге һәм башка сүзләрнең килеп чыгышы турында https://padlet.com/cakzn2020/2023-2023-pseba7ku4t7120xi онлайн-тактасында оештырылган «Мәктәп сүзе каян килде?» виртуаль фотокүргәзмәсендә белергә мөмкин. Ул  «Татарстан Республикасының электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган.

Июнь ае буена республикабызның барлык почмакларыннан мәктәп укучылары сүз тарихы турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Презентацияләр, фотокүргәзмәләр, стендлар, постерлар һәм башкалар укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәсе булды. Шул ук вакытта укучылар китап һәм цифрлы мәгълүмат чыганаклары белән эшләү күнекмәләрен үстерү, үз белемнәрен арттыру, иҗат итү өчен менә дигән мөмкинлек алдылар.

Педагог һәм остаз елына багышланган акцияләр һәм күргәзмәләр республиканың барлык мәгариф оешмаларын берләштерде һәм киң җәмәгатьчелек өчен ачык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International