Вузларга махсус операциядә катнашкан өчен абитуриентларга баллар билгеләргә киңәш ителде

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына кергәндә ,  хәрби хезмәт узган яки махсус хәрби операциядә катнашкан абитуриентларга,   10 баллга кадзр  өстәргә киңәш итте.Баллны индивидуаль казанышлар кысаларында исәпкә алырга тәкъдим ителә.

Фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев имзасы белән тиешле хат югары белемнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары порталында урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, СВОда катнашучыларның балалары өчен ташламалар гамәлдә,  алар югары уку йортында квота буенча укый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International