Татарстан яшьармиячеләре командасы «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенында катнашачак

2023 елның 4 июле, сишәмбе

 2023 елның 3 июленнән 9 июленә кадәр Мәскәүдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең үзәк хәрби-патриотик паркында һәм "Алабино" Көнбатыш хәрби округы гомумхәрби полигонында уенның финалы узачак. Уенны оештыручылар : Россия Оборона министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, "ЮНАРМИЯ" хәрәкәте һәм "Беренчеләр хәрәкәте".

“Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уены финалында катнашу өчен 13 кешедән торган Татарстан Республикасы яшь армиячеләре командасы җибәрелә. Татарстан командасын генерал-майор, “ЮНАРМИЯ” бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International