Узган ел "Йөз баллыларның" өчтән береннән артыгы Казанда укырга калды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Узган ел Казанда Бердәм дәүләт имтиханында югары балл туплаган унберенче сыйныфларны тәмамлаган 84 кешенең 32 се туган шәһәрендә белем алган. Бу чыгарылыш укучыларының 38% ы, дип хәбәр итте мэриядәге эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.

Шул ук вакытта Татарстан башкаласында чит ил студентларының өлеше элеккечә зур, бу Казанда югары уку йортларына ихтыяҗның югары булуы һәм белем бирүнең абруйлы булуы турында сөйли, дип билгеләп үтте докладчы. Биредә хәзер 127 илдән килгән  20 917 чит ил студенты белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International