Бөгелмә мәктәпләрен тәмамлаган тугыз укучы БДИда 100 балл җыйды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Бөгелмәдә дәүләт йомгаклау аттестациясенә нәтиҗә ясалды. Бөгелмә мәктәпләренең тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйдылар. Шул ук вакытта 203 укучы (49,5%) төрле фәннәр буенча 80 дән 100 баллга кадәр җыеп, югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аларның 76 чыгарылыш сыйныф укучысы (18,5%) 90-100 баллга биремнәрне үтәгән.

"Мәгариф - безнең бренд. БДИ йомгаклары буенча уртача балл республиканың күрсәткечләреннән югарырак», - дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Линар Закиров.

Уку елы нәтиҗәләре буенча урта мәктәпләрне тәмамлаучыларның 53 е (12,9%) «Укуда аерым уңышлар өчен» медале белән бүләкләнде. 2022 елда бөтен Татарстан буенча әлеге медаль белән 12,7% укучы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International