Казан югары уку йортларында махсус операциядә катнашучылар балалары өчен 1,3 мең урынга квота бирелгән

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан башкаласының югары уку йортларында быел Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм хәрби хезмәткәрләрнең башка категорияләре өчен 1,3 мең урынга махсус квота бүлеп бирелде. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Спикер ачыклык керткәнчә, әлеге урыннарга махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балалары, чит дәүләтләрдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең һәм башка катнашучыларның балалары, шулай ук Россия Федерациясе Геройлары һәм өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар дәгъва итә алачак.

 Белгород өлкәсеннән абитуриентлар шулай ук Татарстан башкаласының югары уку йортларына аерым шартларда керә алачак. Кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды. Ул 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Көллиятләрдә  документлар кабул итү 15 июньнән башланды һәм 15 августта тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International