19 августтан 29 августка кадәр Казанда һәм Иннополиста халыкара балалар лагере оештырылачак. Анда катнашу өчен республикага 14 илдән 200ләп бала киләчәк. Программа дәүләтләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлтеләчәк. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
"Балалар бер-берсе белән, алар тәкъдим иткән культуралар белән танышачак. Шулай ук, без балаларның безнең республикага чынлап гашыйк булуларын һәм бирегә яңадан килүләрен телибез. Без балалар бер-берсе белән инде яшь вакыттан ук танышу аеруча мөһим дип саныйбыз. Бу аларга һәм илләргә тулаем яңа дуслар табарга ярдәм итәчәк, ә киләчәктә төрле илләрдә партнерлар да", - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.