Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин ТР Раисе каршындагы атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
“Туган авылым” “Заря” җәйге савыктыру лагере мәйданчыгында урнашачак. Биредә балалар авыл тормышы һәм мәдәнияте атмосферасында яши алачак. Корпус агачтан авыл йорты рәвешендә ясалачак.
"Гореф-гадәтләрчез кеше, ата-анасыз бала кебек диләр. Без үзебезнең чыгышыбыз белән горурланырга, балаларыбызны шуңа өйрәтергә тиешбез. Безнең көч менә шунда инде, аны сакларга һәм үстерергә кирәк», - диде Рамил Муллин.