2023/2024 уку елына Казан югары уку йортларында федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты чаралары кысаларында 13 379 бюджет урыны бүлеп бирелгән . Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Спикер билгеләп үткәнчә, югары белем бирү программалары буенча укыту урыннары елдан-ел арта бара.
«Федераль бюджет һәм республика бюджеты чаралары кысаларында Казанның яңа уку елына югары уку йортларына 13 меңнән артык бюджет урыны, 18 мең коммерция урыны һәм максатчан уку өчен 2 меңгә якын урын бүлеп бирелде», - дип ачыклык кертте А. Заһидуллина.