6-7 июльдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен XI Бөтенроссия съезды үткәрә. Съезд Уфа шәһәрендә Башкортостан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә узачак. Чарада беренче тапкыр Белоруссия һәм Таҗикстан делегатлары катнашачак, анда Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык белгеч кушылачак.
Педагог һәм остаз елында съездда балаларны тәрбияләү һәм аларга белем бирүнең төп мәсьәләләре, баланың шәхесен формалаштыруда турыдан-туры катнашучы педагоглар һәм кешеләр роле тикшереләчәк.
Съезд делегатлары ятим балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаша, остазлык, ятим балалар өчен оешмаларны тәмамлаучыларны әзерләү һәм озату мәсьәләләре буенча фикер алышачак.