«Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының спорт клубы» ассоциациясе «Гаиләнең спорт шимбәсе» проекты белән 2022елгы гражданнар җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
2020 елдан Идел буе ГУФКСиТ базасында гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында һәр шимбә балалар һәм аларның яшьтәшләре өчен балаларның психофизик һәм социаль үсешенә юнәлтелгән инклюзив физкультура дәресләре уздырыла. Шимбә спорт чараларын Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан төбәк бүлеге белгечләре белән берлектә Университетның адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы укытучылары һәм студентлары тәэмин итә.