Махсус хәрби операция катнашучыларына югары уку йортында түләүле укудан бюджетка ничек күчәргә

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Хөкүмәт карары проектын эшләде, ул махсус хәрби операциядә катнашкан студентларга түләүле укудан бушлай укуга күчәргә мөмкинлек бирәчәк. Күчерү югары уку йортында вакантлы бюджет урыннарын яңадан бүлү хисабына мөмкин булачак.

Бушлай укытуга күчү өчен ике документ кына нигез булачак: студент гаризасы һәм махсус хәрби операциядә катнашучысы статусын раслый торган документ.

Урыннарны яңадан бүлү карарын вузда махсус төзелгән комиссия кабул итәчәк. Аның составын һәм вәкаләтләрен һәр университет мөстәкыйль рәвештә билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International