Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар БДИда 196 йөз баллы нәтиҗә алды. Бер предметтан йөз балл - 180 кеше, ике йөз балл - сигез. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
"Августта алар традицион бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак: бер предмет буенча йөз балл өчен - 15 мең сум, ике йөз балл өчен 25 мең сум", - диде мәгариф һәм фән министры.
Югары балл алучылар Чистайның 1 нче лицеенда, һәм Түбән Каманың 10 нчы мәктәбендә һәм 35 нче лицейда, Мөслим гимназиясендә, Казанның 170 нче һәм 131 нче лицейларда, Яр Чаллының 76 нчы гимназиясендә укыганнар.
Аның сүзләренә караганда, КФУ IT-лицее, «Иннополис» лицее, Казанның 7 нче лицей-интернаты чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИның уртача нәтиҗәләре 80 баллдан югары.