Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә, Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/ һәм Дәүләт хезмәтләре порталыннан белә алалар. 22 июньдә рус теленнән БДИ ны 316 катнашучы тапшырган.
Рус теле буенча БДИның уртача баллы 62,72 тәшкил итте. 1 катнашучы – 100 балл җыйды. Минималь бусаганы (24 балл) 8 (2,53%) катнашучы узмады. Рус теленнән БДИның минималь бусагасын үтмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары имтханны 2023 елның сентябрендә яңадан бирә алачак.
Рус теле буенча БДИга куелган баллар белән килешмәүчеләрдән апелляциягә гаризаларны кабул итү 2023 елның 5, 6 июленә кадәр, ә карау 2023 елның 7 июлендә Казан шәһәре, Боевая ур., 13 нче йорт адресы буенча узачак.