Илсур Һадиуллин БДИда югары балл җыйган районнарны атады

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Югары Ослан БДИ нәтиҗәләре буенча иң күп  югары балл җыйган районнар рәтендә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Югары баллылар рәтендә шулай ук Чаллы, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары, Минзәлә, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Балтач, Әтнә, Баулы муниципаль районнары да алдынгылар рәтендә. "1 июльдә 2023 елгы имтихан кампаниясенең төп чоры тәмамланды, әлегә без аның беренчел нәтиҗәләре бар", - дип ачыклык кертте мәгариф һәм фән министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International