Казан Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге ветераны Исфат Миңнеҗановны каршы ала

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

2023 елның 5 июлендә Казанга Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге ветераны Миңнеҗанов Исфат Заһир улы килде. Очрашуны оештыручылар  «Җиһангир» инициатив төркеме, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, «Байтик» сәламәтлек-белем бирү комплексы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе, «Казан ведомосте» газетасы редакциясе, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, «Сәләт» укыту-фәнни лагере, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ, «ТАТМЕДИА» АҖ .

Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге (ЦПК) ветераны Исфат Заһир улының эш чаралары “Җиһангирларның  җәйге атнасы” кысаларында 2023 елның 5-10 июлендә уза. 5 июльдә “Җиһангир” инициатив төркеме, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, “Байтик” сәламәтлек-белем бирү комплексы вәкилләре, Казан шәһәре мәктәпләре директорлары 8.00 сәгатьтә тимер юл вокзалында Миңнуллин Исфат Заһир улын каршы алалар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, “Түгәрәк өстәл”дә кабул итү оештырыла; СССР һәм Россиянең ракета-космос тармагына нигез салучы Королёв С.П. һәм Глушко В.П. мемориаль такталарга чәчәкләр салу, "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә кабул итү һ.б чаралар  каралган .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International