Чаллының «Саулык» савыктыру-белем бирү комплексына ЛХРнан 80 бала килгән. Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә лагерьларда Россиянең яңа төбәгеннән 500 бала ял итәчәк. «Саулык» савыктыру-белем бирү комплексында балаларның ялы бик актив уза. Балалар инде «Мастеровые» рус драма театрында булып, спектакль карарга, «КАМАЗ-Мастер» легендар командасы белән танышырга, дельфинарийга барырга һәм Алабуга музей-тыюлыгында йөрергә өлгергән.
Төбәк атналыгы барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәхсән үзе лагерьда булды, балалар белән танышты һәм балалар ялы шартлары үтәлешен тикшерде, берничә чарада катнашты.
Луганск халык республикасыннан китүче балалар РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы һәм ТР ярдәме белән һәм "КАМАЗ" ГАҖ финанславы буенча уза.