ТР дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка гаризалар кабул ителә башлаганнан бирле, өч ай эчендә, татарстанлылар 21 меңнән артык электрон гариза биргән. Бу хакта ТР саннар министрлыгы хәбәр итә.Ведомствода искә төшерүләренчә кабул итү ике этапта уза. 30 марттан 30 июньгә кадәр мәктәп территориясенә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга керергә өстенлекле хокукы булган балалар исәпкә алына.
6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр башка районнардагы балалар өчен билгеләнгән гаризалар тапшыруның икенче этабы узачак. Хәзерге вакытта ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү мөмкин түгел, хезмәт күрсәтү 6 июльдә иртәнге 8 дә башлана. Гаризаны портал аша тапшыру өчен ЕСИАның расланган хисап язмасы кирәк.