III Халыкара инклюзив иҗат уеннарына гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

III Халыкара инклюзив иҗат уеннарына гаризалар кабул итү срогы 9 июльгә кадәр озайтылды. Катнашуга 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм иҗади коллективлар чакырыла, алар составына кимендә 50%  инвалидлар булырга тиеш.Конкурс чаралары сәнгатьнең сигез төре буенча уздырыла һәм 32 номинацияне үз эченә ала. Катнашучыларны шулай ук мәдәни һәм эшлекле программалар, мәдәният, социаль-мәдәни тернәкләндерү, арт-терапия, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, хакимият, матбугат, бизнес, академик берләшмә һәм НКО вәкилләре белән аралашу көтә.

Финал этабы Липецкта 5-10 сентябрьдә узачак. Төбәк форматында аңа 1200 дән артык кеше кушыла, читтән торып - 1800 тирәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International