Менделеевскида төзеләчәк беренче татар гимназиясе эскизларын күрсәттеләр

2023 елның 7 июле, җомга

Менделеевскида “Мирас” татар гимназиясе төзү проектын тормышка ашыру башланды. Ул шәһәрнең капиталь ремонт башланган 7 нче мәктәбе базасында барлыкка киләчәк. Эшкә  89 млн сум юнәлдереләчәк. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев социаль челтәрләрнең берсендә мәктәп эскизларын куйды.

«Ремонтны быел сентябрьдә төгәлләргә уйлыйлар. Бу Менделеевскның беренче татар гимназиясе булачак. Безгә, бигрәк тә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында (Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча игълан ителде – иск. Т-и), туган телләрне саклау һәм үстерү темасына зур игътибар бирергә кирәк», - диде Радмир Беляев.

Төзүчеләр бинаның бөтен эчке өлешен яңартыр, спорт залын төзекләндерер, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырыр, янәшәсендәге территорияне төзекләндерер һәм фасадны тышлатыр дип планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International