Казан мэриясендә Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан "83 нче лицей - Мәгариф үзәге" объектын капиталь төзекләндерү эшләрен төгәлләү турында анонсладылар. Бу язда башланган эшләрне уку елы башына тәмамларга вәгъдә итәләр.
Мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу лицейда укучылар саны ремонттан соң 2,7 дән 2,9 меңгә кадәр артачак.
«СК «Культстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы директоры Ирек Минзарипов бинаның түбәсендә һәм фасадында эшләр 90%ка һәм 85%ка төгәлләнгән, диде. Эчендә бизәкләү эшләре - шпаклевка һәм стеналарны буяу, линолеум һәм плиткалар салу төгәлләнеп килә. Моннан тыш, лицейда өлешчә җылыту системасын алыштырасы бар.