Яр Чаллының «Притяжение» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән мегамәктәп төзелешенә өстәмә рәвештә 224,1 млн сумнан артык акча җибәреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылганТиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Техник документациядән күренгәнчә, юл өслегенә 55,7 млн сумнан артык акча тоту күздә тотыла, бинаны вертикаль планлаштыруга - 53,8 млн сумнан артык. Моннан тыш, видеокүзәтү чыгымнары 17,8 млн сумнан артык, саклау сигнализациясенә - 5,1 млн сумнан артык, ә халыкның аз мобиль төркемнәрен алу мөмкинлеген тәэмин итү чараларына - 4 млн сумга якын акча тотылачак.