Агымдагы елның беренче сентябреннән Казанда дүрт яңа мәктәпне файдалануга кертү турында 5 июльдә мэриядә хәбәр иттеләр.Билгеләп үтелгәнчә, яңа мәгариф учреждениеләре алты мең укучыны сыйдыра алачак. Моннан тыш, 1 сентябрьдә Татарстан башкаласында 17 мәктәптә шәһәр үсеше институты тарафыннан эшләнгән стандартлар буенча капиталь ремонт уздырыла.