Россия Федерациясе Хөкүмәте балалар ялы һәм сәламәтләндерү инфраструктурасын үстерү һәм модернизацияләү өчен 1 миллиард сум акча бирде, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Билгеләп үтелгәнчә, балалар ялы һәм сәламәтләндерү инфраструктурасын модернизацияләү Президент, Хөкүмәт һәм Федерация Советының махсус контролендә тора.
Акча, беренче чиратта, капиталь булмаган объектлар булдыруга тотылачак. Төбәкләргә мондый субсидияләрне бүлү һәм бирү кагыйдәләре расланды.
Җәйге кампания башланганчы 15 төбәктә федераль үзәк ярдәмендә якынча 50 яңа балалар торак модуле төзелгән инде. Модульләрдә 2,5 мең бала урнашачак. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың балаларга ял итү өчен тагын да уңайлырак инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирәчәк өстәмә акчалар бирү кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплады.