Россия Федерациясе Хөкүмәте губернаторларның эшен бәяләү критерийларын киңәйтте, дип хәбәр итә Россия министрлар кабинеты матбугат хезмәте. Губернаторларның эш нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларының яңартылган исемлегенә мәгариф учреждениеләренең үтемлелеге һәм иминлеге күрсәткечләредә керде.Алар арасында:
- гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру,
- мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сак булу,
- сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бакчалары һәм мәктәп биналарыннан һәркем файдалана алырлык булуы.
Губернаторлар эшенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре төбәк хакимиятләренең президент раслаган илкүләм үсеш максатларына ирешүдәге уңышларын чагылдыра.