Арчада Россия төбәкләреннән килгән балалар өчен татар телле сменалар ачылды

2023 елның 7 июле, җомга

 1 июльдән 18 июльгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында татар теле буенча «Без - Тукай оныклары» һәм «Дуслык» буенча 2 төбәкара профильле сменалар уздырыла.

Лагерьда Россиянең 25 төбәгеннән 235 бала ял итә (Пенза, Саратов, Новосибирск, Чиләбе, Томск, Иркутск, Волгоград, Төмән, Свердловск, Әстерхан, Омск, Киров, Курган, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Мәскәү, Красноярск крае, Ставрополь крае, Пермь крае, Удмурт Республикасы, Марий Эл, Казахстан Республикасы).

Республика һәм Россия төбәкләреннән  килгән татар балаларын татар теленә тирән өйрәтү максатында татар теле дәресләре, мастер-класслар, тренинглар, республиканың танылган язучылары, эшлеклеләре белән очрашулар, Габдулла Тукай эзләре буенча экскурсияләр уздырыла. Төбәкара сменаларны ачуда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International