2023 елның 6 июленнән 5 сентябренә кадәр "Дәүләт хезмәте" порталында яңадан беренче сыйныфка гаризалар кабул ителә - хәзер яшәү адресына беркетелмәгән мәктәпне сайларга теләүчеләрдән, бу хакта Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итә.Гариза бирү өчен ата-ана паспорты, бала туу турында таныклык һәм сайланган мәктәп исеме кирәк. Мәктәптә буш урыннар булганда язылырга мөмкин. "Дәүләт хезмәте" аша язылу буенча сервис 82 төбәктә эшли.
Һәр төбәк һәм мәктәп гаризалар кабул итә башлау вакытын үзләре билгели: берәүләр бүген төнлә, икенчеләре иртән, берничә мәктәп 8 дән соң гына язылуны ачачак. Онлайн-кабул итү срогын сайланган мәктәптә ачыкларга мөмкин.