2023 елның икенче кварталында "Мәгариф" һәм "Демография" илкүләм проектлары кысаларында төзелгән 96 яңа мәктәп һәм балалар бакчаларына лицензияләр бирелгән, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга яңа мәктәпләргә 42 лицензия бирелде. Укучылар өчен яңа урыннар Алтай һәм Краснодар крайлары, Белгород, Волгоград, Мәскәү, Кострома, Новгород, Новосибирск, Оренбург, Тамбов һәм Ульяновск өлкәләре, Башкортостан, Бурятия, Дагыстан, Ингушетия, Татарстан, Кабарда-Балкар һәм Чечен республикалары территорияләрендә булдырылган.
Байкал арты, Красноярск, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, Иркутск, Калининград, Курган, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Тверь өлкәләрендә, Адыгея, Дагыстан, Ингушетия, Коми, Кырым, Саха (Якутия), Татарстан республикаларында, Севастополь һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукына лицензияләр бирелгән, димәк, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәгариф оешмаларында яңа урыннар булдырылган.