Җәйнең беренче аенда Татарстан балалар сәламәтләндерү оешмаларында 100 меңнән артык бала ял иткән - бу барлык җәйге планның 61%ка якыны. Бүгенгә 21 979 кеше ял итә торган 180 оешма эшли. Ата-аналары мобилизацияләнгән балалар өчен оештырылган – 47лагерьда 301 бала ял итә. Лисичанскидан тагын 79 бала җәйге вакытын "Крылатый", "КАМАЗ" лагеренда уздыра, 1 125 бала - Кара диңгез яр буенда, Краснодар краенда һәм Кырымдагы дүрт лагерьда.
Июньдә түләүсез нигездә дүрт палатка тибындагы лагерьда "Патриот" республика үзәгенең 9 профильле хәрби-патриотик сменасы узды. Анда якынча мең бала ял итте.