Иннополис мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды

2023 елның 7 июле, җомга

7 июльдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Иннополис мәктәбендә түбәндәге темага эшлекле коллегия үткәрде: «“Гомуми белем бирү системасында бәя процедуралары: тенденцияләр һәм перспективалар”

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә йомгак ясалды.

 Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Татарстан Республикасында 2023 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләрен җентекләп анализлады. Һәр предмет буенча районнар буенча һәм үткән еллар динамикасы белән чагыштырды.

Федераль белем бирү программаларын кертүнең үзенчәлекләре турында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова сөйләде. Гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева яңа уку елында профильле белем бирү идеяләрен гамәлгә ашыруның мөһимлеге турында җентекле доклад белән чыгыш ясады.

Өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова үз чыгышында 2023 елгы кабул итү кампаниясенең актуаль мәсьәләләренә тукталды.

 Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов,  Югары Ослан районы администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Осянин, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре башлыклары һәм урынбасарлары, ГИА оештыру мәсьәләләрен алып баручы белгечләр катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International