Татарстан Рәисе балаларны лагерьларда иминлек мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларында иминлек мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты.  “Бүген республиканың балалар лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе уза. Беренче сменада 73 мең 429 бала ял итте, икенче сменага 42 меңнән артык бала ял итү  планлаштырылган”, - диде Татарстан Рәисе.

Балаларның ялын  180 оешма һәм Кара диңгез яр буенда 4 лагерь - Краснодар крае һәм Кырым оештыра, анда 1125 бала ял итәчәк. "Күбрәк тә була ала иде, ләкин логистика буенча сораулар бар. Шуңа да карамастан, бу маршрутлар шулай ук эшкәртелергә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

47 лагерьда 300дән артык  СВо дагы гаиләләрнең балалары  ял итә. Яр Чаллыда Лисичанскидан килгән  80 бала сәламәтләндерү программасы үтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International