2023 елның кабул итү кампаниясе югары ноктасына якынлаша. Бүгеннән алып 20 июльгә кадәр югары уку йортлары өстәмә керү сынаулары булган юнәлешләрне сайлаучылар өчен документлар кабул итүне тәмамлый.
7-20 июльдә иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынауларны тапшыручылардан документлар кабул итү тәмамлана.
10-20 июль - югары уку йортлары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган сынау бирүчеләрдән документлар кабул итү тәмамлана.
20-25 июль - керү сынауларын узмыйча керүчеләр өчене документларны кабул итү тәмамлана (бары тик БДИ нәтиҗәләре буенча гына).
25 июльгә кадәр югары уку йортлары үз сынауларын уздыра.
27 июль - конкурс исемлекләре чыгачак.
28 июльдә 12:00гә кадәр – белем турындагы документларның төп нөсхәләрен кабул итү яки "Дәүләт хезмәтләре" ндә тамгалар кую тәмамлана (өстенлекле исәпләү өчен - квоталар, кереш сынауларсыз).
3 августта 12:00гә кадәр – кабул итүнең төп этабы өчен "Дәүләт хезмәте"ндә тамга кую һәм документларның оригиналларын кабул итүне төгәлләү.
28-30 июль - өстенлекле кабул итү этабы.
3-9 августта – кабул итүнең төп этабы.
29 августтан да соңга калмыйча - бакалавриатка һәм специалитетка өстәмә кабул итү тәмамлану.