Татарстанлылар үзләренең мәктәп белеменнән уртача россияледән күбрәк канәгать

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Татарстан халкы үзенең мәктәптә алган  белемен 5 баллы шкаладан 4 баллга бәяли, ә Россия буенча тулаем алганда 3,8 балл тәшкил итә. Бу HeadHunter сервис тикшерү хезмәте тарафыннан үткәрелгән сораштырудан күренә.

Шул ук вакытта респондентлар өлкәнрәк булган саен, алар үз мәктәбен шулкадәр югарырак куйганнар. 55 яшьлек кешеләр үзләренең мәктәп белемен 4,4 баллга бәяләделәр, ә 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге сораштырылганнар - 3,6 баллга. Тулаем алганда, мәктәп белемен татарстанлыларның 35%ы һәм россиялеләрнең 30%ы гына "бик яхшы" дип бәяләгән. "Яхшы" билгесен  республика халкының 44% ы һәм илнең 36% ы куйганнар. "Канәгатьләнерлек" итеп Татарстаннан 15% һәм РФдан  23%  респондентлар куйганнар. Шул ук вакытта 7%  сораштылучыны мәктәп белеменең сыйфаты канәгатьләндерелмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International