Казанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе ярдәмендә 150 яшүсмер эш тапты

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Чарада Казанда яшәүче 3,5 мең кеше катнашты, шул исәптән югары уку йортларын тәмамлаучылар меңгә якын. Укуларын тәмамлаган яшьләргә монда эре сәнәгать һәм IT-компанияләр вакансияләре тәкъдим ителде, ә үз эшен ачарга хыялланучыларга күзгә-күз  аралашу һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлеге булды.

Болардан тыш, ярминкәгә килүчеләргә бизнес-планнар төзү һәм үз эшләрен ачканда дәүләт финанс ярдәме алу буенча консультацияләр күрсәтелде. Гомумән алганда, 2023 елның алты аенда укудан бушаган вакытта Казанда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 290 бала эшкә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International