Чаллы укучыларны эшкә урнаштыру программасын финанслауны арттырды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Быел Яр Чаллы мәктәп балаларын вакытлыча эшкә урнаштыруга үткән ел белән чагыштырганда 500 мең сумга күбрәк акча бүлде. Алга таба бу сумма артачак кына, дип белдерде эшлекле дүшәмбедә Автоград мэры Наил Мәһдиев. Программаны тормышка ашыруга 19,3 млн сумнан артык акча бүленгән. Хәзерге вакытка мәшгульлек үзәге 3127 эш урынына 34 килешү төзегән инде. Ел башыннан 2255 яшүсмер эшкә урнаштырылган, дип сөйләде киңәшмәдә шәһәрнең мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова.

Н. Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә КАМАЗ, "КОРИБ" һәм "Горзеленхоз" тәҗрибәсен таратырга кирәк, алар укучыларны профориентацияләү белән нәтиҗәле шөгыльләнә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International