12 июльдә Татарстан Республикасында “Знание” Россия җәмгыятенең Карьера трегы кысаларында форум узачак. Чара Алексеевск районының Биләр авылында «Сəлəт» XII Халыкара яшьләр белем форумы мәйданчыгында узачак. Карьера форумының төп спикеры Россия гимнасты, 2020 елгы Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Артур Далалоян булачак.
Спортчы олимпия чемпионы тормышындагы остазларның роле, шәхси нәтиҗәлелек һәм мотивация, үзеңне һәм кыенлыкларны җиңү турында сөйләячәк. Артур Далалоян - XXI гасырның иң титуллы спорт гимнастларының берсе. Ул шулай ук, бер дөнья чемпионатында шәхси ярышларда берьюлы ике алтын медаль яулаган беренче Россия гимнасты. Әлбәттә, җиңүләр Артурга җиңел бирелми. Әйтик, Токиодагы Олимпиадага өч ай кала, аның тулысынча ахилл сеңере өзелгән - бу операция таләп итә торган авыр травма һәм ким дигәндә тернәкләнү өчен ярты ел кирәк. Әмма бик зур тырышлык бәрабәренә гимнаст бик кыска вакыт эчендә аякка баса һәм команда турнирында чемпион була. Аңа мондый батырлыкларга каян көч табарга икәнлеге турында Артур Далалоян форумда катнашучыларга сөйләячәк.