Татарстаннан 800 дән артык бала Болгарда үткән форумнарда катнашты

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Болгар музей-тыюлыгындагы  палата лагере территориясендә «Беренчеләр хәрәкәте»ннән ике беренче республика форумы узды: 26 июньнән 2 июльгә кадәр иҗат темасы буенча һәм 5 июльдән 9 июльгә кадәр студентлар советларын үстерү темасы буенча.

6 көн эчендә катнашучылар Татарстан һәм Россиянең иң яхшы белгечләреннән өйрәнергә, үзләрен театр сәнгатенең төрле жанрларында сынап карарга, үзләренең декорацияләрен булдырырга, КВНның аерым концертын үткәрергә һәм «Ромео и Джульетта», «Питер Пен», «Лебедь, рак и щука», «Легенда о птице Семрук» спектакльләрен  куярга өлгерделәр.

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен хәрәкәт юнәлешләре белән танышу, шулай ук үз проектларын булдыру буенча белем бирү, лидерлык буенча тренинглар оештырылды.  Балалар һәм яшьләр үзидарәсен үстерү, мәгариф учреждениеләрендә командалар формалаштыру һәм лидерлык компетенцияләрен үстерү сменаның төп тематикасы булды.

Иҗади чаралардан тыш спорт чаралары да үткәрелде. Яшүсмерләр фиджитал-футбол, волейбол һәм шахмат ярышларында катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International