БДИ нәтиҗәләре буенча, Алабуга районы мәктәпләре, район башлыгы грантлары белән билгеләп үтеләчәк. Бу хакта бүген шәһәр мэры Рөстәм Нуриев район администрациясендәге аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте. Мәктәп тәмамлаучыларның иң яхшы күрсәткечләре өчен грантлар бүлү системасын әзерләү турында күрсәтмәне якын арада район башкарма комитеты әзерләячәк. Быел бердәм дәүләт имтиханын районда гомуми белем бирү йортларын тәмамлаган 354 кеше тапшырган. Алабуганың “Университет” мәктәбен һәм 10 нчы лицейны тәмамлаган ике кеше 100 балл җыйган.