Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты исемен «дәүләт бюджет учреждениесеннән» «фәнни» оешмага үзгәртергә тели. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләде. Документ "Рәсми Татарстан" порталында бастырылган һәм коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 1996 елның 14 июнендәге указы нигезендә оештырыла. 2002 елда институтка күренекле татар галиме, фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде. Хәзерге вакытта ул 13 фәнни бүлекчәне үз эченә ала.