Укытучылар, госпиталь мәктәпләре укытучылары, тәрбиячеләр, педагогик династия вәкилләре, авыл мәктәпләре укытучылары, Мәскәүдән, Омск, Самара, Белгород өлкәләреннән, Татарстан һәм Луганск Халык Республикаларыннан килгән педагоглар Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә һәм Педагог һәм остаз елына багышланган очрашуда катнаштылар. Чара Россия Федерациясе Дәүләт Думасында үткәрелде.
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова билгеләп үткәнчә, Россиядә мәгариф системасын үстерүгә һәм укытучы һөнәренең абруен арттыруга зур игътибар бирелә.
Катнашучыларны Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева сәламләде. Ул искәрткәнчә, Россиядә "Укытучыга рәхмәт" акциясе уза.
Мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган очрашу Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты инициативасы белән оештырылды. Очрашуда катнашучылар үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм остазларын искә төшерделәр. Аларга Россия Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.