Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләрдә тәрбияви нәтиҗәләргә бәя бирде. Мәгариф оешмаларының тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү моделен эшләгәндә, Рособрнадзор федераль дәүләт белем бирү стандартларына йөз тота, анда сигез юнәлеш буенча белем бирүнең шәхси нәтиҗәләре билгеләнгән: гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый, эстетик, физик, хезмәт һәм экологик тәрбия.
Мониторинг кысаларында бәяләү дүрт критерийга бүленгән 21 күрсәткеч буенча уздырыла: укытучыларның компетентлыгы, укучыларның шәхси нәтиҗәләре, тәрбия эшчәнлегеннән канәгатьлек һәм тәрбия эшчәнлегенә җәлеп ителү.
2023 елның язында үткәрелгән сынау диагностикасында 35 төбәктән 309 мәктәп катнашты. Иң югары нәтиҗәләр гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый һәм хезмәт тәрбиясе юнәлешләре буенча күзәтелде.