Мәскәүдә «Ориентиры детства» Бөтенроссия форумы узачак

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 22 августында Мәскәүдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең «Ориентиры детства» Бөтенроссия форумы дүртенче тапкыр  узачак. Ул Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының профиль комитетлары, Бөтенроссия мәгариф профсоюзы һәм башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә уздырыла.

Форум илдәге мәктәпкәчә белем бирүне үстерүгә, балаларны тәрбияләүгә, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән заманча форматтагы иң масштаблы чараларның берсе.

Оештыручылар - Халыкара мәктәпкәчә белем бирү академиясе, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын үстерү ассоциациясе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы.

Анда укытучылар һәм тәрбиячеләр, балалар бакчалары җитәкчеләре, профильле югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары,  ата-аналар чакырыла. Анда экспертлар, методистлар, бизнес-коучлар һәм педагоглар чыгыш ясаячак. Чараның барлык кунаклары да мөһим мәгълүмат һәм файдалы элемтәләр тупланган китап алачак, шулай ук «Хәзерге заман мәктәпкәчә белем бирү» дигән күргәзмәдә булачак.

Форумда катнашу бушлай, теркәү forum-do.ru сайтында уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International