Казан милли тикшеренү технологик университетында "Цифрлы горизонт" студентларга яңа белем бирү киңлеге ачылды. Биредә магистрлар 3D, BIM, AR/VR, BigData, Digital Twin технологияләрен кулланып җитештерү бурычларын хәл итә.
"Җиһазлар сатып алдык: 3D-модельләштерү, виртуаль чынбарлык өчен иң җитештерүче станцияләр. Барысы да - үзебезнең җитештерү берләшмләре эшләгән.", - дип сөйләде "РГ" га нефть һәм газ эшкәртүнең химия технологияләре кафедрасы өлкән укытучысы, "Цифрлы горизонт" кураторы Алексей Фирсин. Студентлар нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләрен проектлый. "Фән һәм университетлар" илкүләм проекты кысаларында "Алдынгы инженерлык мәктәпләре" федераль проекты эшли башлады. Алар инде 30 төбәктә бар.