Югары уку йортларына кергәндә абитуриентлар, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын, көмеш һәм бронза значоклары бар икән, өстәмә баллар ала. Тугыз ел эчендә ГТО хәрәкәтенә 20 млн кеше кушылды (комплексның барлык яшь төркемнәре буенча нормативлары бар). Аларның өчтән бере - 18-24 яшьлекләр.