Татарстанның дүрт студентының проектылары "Беренчеләр хәрәкәте" форумында 100 мең сум алды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә "Беренчеләр форумы. Профессионаллар командасы" узды. Анда катнашучылар - Татарстанның урта һөнәри оешмалары студентлары , «Беренчеләр хәрәкәте» юнәлешләре белән таныштылар һәм үз проектларын булдыру буенча укулар үттеләр. Иң яхшы дип табылган дүрт инициатива 100 мең сум ярдәм алачак, дип хәбәр иттеләр оешманың Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.

Ярдәмне Казан технология көллияте студенты Фәнис Латыйпов алды, ул үз уку йорты студентлары өчен медиамәктәп ачарга планлаштыра, Бөгелмә медицина училищесыннан Лилия Минбаева, табигатьтә яшьләрнең ялын уздыру өчен “Урман сукмагын төзекләндерү” проекты белән, Поташов исемендәге Техник көллият студенты Азамат Каразбаев - авиамодельләштерү клубын оештыру буенча “Лачын” проекты авторы һәм студентларның финанс белемен үстерүне күздә тоткан “Киләчәккә кертем” проекты белән Казан технология көллиятеннән Степан Бондаренко .

"Беренчеләр хәрәкәте"ненең киләсе форумы август аенда Биләрдә узачак. Анда 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша алачак.

2022 елның җәендә хәрәкәтне оештыру турындагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. "Беренчеләр хәрәкәте" Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкли. «Беренчеләр хәрәкәте» белән үзара хезмәттәшлектә эшләячәк Республика координация советын төзү турындагы Указны быел 14 февральдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм  Миңнеханов имзалады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International