Миңнеханов Арбузов премиясен Мәскәүдән биохимик Габибовка тапшырды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Мәскәүнең  Биоорганик химия институты директоры Александр Габибов Халыкара Арбузов премиясе лауреаты булды. Бүләк бирү турындагы Указны 11 июльдә Татарстан Республикасы Рәисе Р.  Миңнеханов имзалады. "Фосфорорганик химия үсешенә зур өлеш керткәне өчен 2023 елгы Халыкара Арбузов премиясен һәм "фосфорорганик химия өлкәсендә халыкара Арбузов премиясе лауреаты" исемен  Габибов Александр Габибовичка бирергә", - диелә документта.

Александр Габибов - совет һәм Россия биохимигы, РФА академигы. 1997 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Россия Фәннәр академиясе академиклары М.М. Шемякин һәм Ю.А. Овчинников исемендәге Биоорганик химия институтында эшли. 2017 елдан мәгариф учреждениесе директоры вазыйфасын башкара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International