Документны раслаганнан соң анда озак вакытлы дәвалануда булган һәм сәламәтлеге торышы буенча мәгариф оешмаларына йөри алмаган балаларга белем бирү мәсьәләләре буенча аңлатмалар теркәләчәк.
Документ балаларның бу категориясе өчен бердәм белем бирү киңлеген саклап калырга, аларга укытуның төп һәм өстәмә программаларын үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк. У, л шулай ук, педагогларга, социаль хезмәткәрләргә, мәгариф һәм медицина оешмалары җитәкчеләренә, башкарма хакимият органнары вәкилләренә һәм укучыларның ата-аналарына методик ярдәм күрсәтү өчен актуаль булачак.