Казанның "Салават күпере" торак комплексында 934 млн сумга 1,5 мең урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзиячәкләр

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

“Салават күпере” торак комплексында 13 нче торак районы кварталында 1501 нче урынга яңа  мәктәп төзеләчәк. Моның өчен  республика бюджетыннан 934 млн 521 мең сум  акча тотылачак диелә,  дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган документларда. Подрядчикка бу акчага төзелеш-монтаж һәм башка эшләрне башкарырга туры киләчәк, шул исәптән – җиһазлар да  урнаштырырга.

Контракт төзелгән вакыттан алып ун көн эчендә подрядчыга төзелеш мәйданчыгы территориясенең бөтен периметры буйлап типик киртә урнаштырырга, төзелеш мәйданчыгы территориясенә кергәндә төзелеш объектының мәгълүмати щитын урнаштырырга, вакытлыча җәяүлеләр тротуарларын төзекләндерергә һәм башкаларны эшләргә тиеш.

Шулай ук,  подрядчы мәктәпкә якын территорияне төзекләндерергә, шул исәптән - янәшәсендәге яшел утыртмаларны торгызырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International